Кайнар линия 1-нче октябрьдә, көзге чакырылышның беренче көнендә оештырылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь). Казанлыларга хәрби хезмәткә чакырылыш вакытында гражданнарның хокукларын саклау мәсьәләләре буенча консультацияләр уздырачаклар. Кайнар линия 1-нче октябрьдә, көзге чакырылышның беренче көнендә оештырылачак.
Булачак солдатларның һәм аларның ата-аналарының сорауларына Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Хәрби комиссариаты һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре җавап бирәчәк. Алар тулы мәгълүмат бирәчәк һәм бәхәсле ситуацияләрне ачыкларга ярдәм итәчәк.
Кайнар линия 1-нче октябрьдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефон буенча эшләячәк: +7(843)236-00-71. Моннан тыш, сорауларны WhatsAppка түбәндәге телефон номеры аша җибәрергә мөмкин: +7(939)345-37-50, дип хәбәр итә ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хезмәткәрләре.