Консультация алырга теләүчеләр (843) 279-25-99, 279-25-02 телефоннары буенча алдан язылу узарга тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). 17-нче апрельдә Совет районы администрациясендә Шуртыгин ур., 1 адресы буенча хокукый ярдәм көне узачак. Казанлылар сорауларына «Россия Пенсионерлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җавап бирәчәк.
Шәһәрлеләр торак-коммуналь хуҗалыгы, пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары, мирас хокукы һәм милек бәхәсләре турында консультацияләр алачаклар, дип хәбәр итә Татарстандагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле органның матбугат хезмәте.
Консультация алырга теләүчеләр (843) 279-25-99, 279-25-02 телефоннары буенча алдан язылу узарга тиеш.
Кабул итү 15.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак.