Кайнар линия 21 нче августта эшләячәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август). Дүшәмбе, 21 нче августта, мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Консультацияләрне ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе һәм республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская үткәрәчәк.
Теләге булганнар мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм мәктәпләргә, урта махсус һәм югары уку йортларына кабул итү турында кызыксындырган сораулар бирә алачак.
Шалтыратулар 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр +7(843)236-00-71, +7(939)345-37-50 (WhatsApp аша сораулар өчен) телефоннары аша кабул ителә.