Кабул итү 10.00-нан 13.00-кә кадәр Карл Маркс урамы, 31/7 адресы буенча алып барылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). 20-нче декабрьдә Казанда яшәүчеләр ТКХ өлкәсендә гражданнарның хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алачаклар. Гражданнарны «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә кабул итәчәкләр.
Халык белән ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров, ТР баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин очрашачак.
Кабул итү 10.00-нан 13.00-кә кадәр Карл Маркс урамы, 31/7 адресы буенча алып барылачак. 8(843)238-10-00 телефоны юуенча алдан язылу сорала, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.