ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе белгечләре балалар бүләкләрен сайлау буенча аңлатмалар бирәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь). 4 нче декабрьдән 15 нче декабрьгә кадәр балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Казанлылар ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе белгечләре белән яңа ел бүләкләрен сайлап алу буенча киңәшләшә алачак.
Шалтыратулар +7(843)273-15-83 телефоны буенча кабул ителәчәк. Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр консультацияләр 10:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне 10:00 дән 15:45 кә кадәр алып барыла, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Шулай ук бердәм консультация үзәгенә +7(800)555-49-43 (тәүлек әйләнәсе) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш, шалтыратуларны эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр) кулланучылар өчен консультация үзәгендә кабул итәләр: +7(843)221-90-16.