Кайнар линия 22-нче июньнән 6-нчы июльгә кадәр эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Казанлылар икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, аларның яраклылыгы мәсьәләләре буенча консультация ала алачак. Республика халкының сорауларына Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре җавап бирәчәк.
Кайнар линия 22-нче июньнән 6-нчы июльгә кадәр эшләячәк. Шалтыратулар эш көннәрендә түбәндәге телефон номеры буенча кабул ителәчәк: +7(843)273-34-85 (10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, 12.00-13.00 - тәнәфес), дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Моннан тыш, мөрәҗәгатьләр өчен кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм консультация үзәге җәлеп ителәчәк, шалтыратулар тәүлек буе түбәндәге телефон номерына кабул ителәчәк: +7(800)555 49 43. Шулай ук казанлылар кулланучылар өчен консультация үзәгенә түбәндәге телефон номеры буенча мөрәҗәгать итә ала: +7(843)221-90-16 (көн саен 09.00-дән 17.00-гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 12.00-13.00 - тәнәфес).