В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләрнең сорауларына Росреестр һәм Кадастр палатасы белгечләре җавап бирәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче ноябрь). 18-нче ноябрь көнне Татарстанда гараж амнистиясе буенча кайнар линия эшләячәк. Шәһәрлеләрнең сорауларына Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Татарстан Республикасы Кадастр палатасы белгечләре җавап бирәчәк.
Сорауларны 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефон номеры буенча бирергә мөмкин: +7(843)255-25-71.
Исегезгә төшерәбез, гараж амнистиясе турындагы федераль закон 2021 елның сентябрь аенда үз көченә керде. Ул озак еллар дәвамында россиялеләр карамагында булган гаражларга милек хокукын теркәү, шулай ук алар астындагы җирләрне бушлай бирү мөмкинлекләрен арттырды. Тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин.