Испания һәм Иран командалары матчы алдыннан шәһәрлеләр Латин Америкасы биюләрен бии һәм испан телендә берничә фраза өйрәнә алачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). Бүген Горки-Әмәт урманында Испания кичәсе узачак. Казанда иртәгә узачак Испания һәм Иран командалары матчы алдыннан шәһәрлеләр Латин Америкасы биюләрен бии һәм испан телендә берничә фраза өйрәнә алачаклар.
Кичә программасында – бию мәктәбеннән ачык дәрес. “Лес” кафесы террасасында “Рисуем как Пикассо” мастер-классы узачак. Моннан кала, “Реал Мадрид” командасының атаклы уенчысы Мичела Сальгадоның тәрҗемәчесе булып эшләгән Ольга Климчак испан телендә аралашу өчен берничә гади фраза өйрәтәчәк.
Чаралар түләүсез үтә. Испания кичәсе 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.