14 яшьтән башлап теләгән һәркем гариза бирә ала
Фото: vk.com/dobrotatarstan
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче гыйнвар). Казанлыларны «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты волонтерлары булырга чакыралар. Гаризалар 14 яшьтән өлкәнрәк булган иреклеләрдән сылтама буенча кабул ителә.
Волонтерлар киләсе елда яңартылачак парклар, скверлар һәм яр буйлары өчен тавыш бирергә булышачак. Аларны 15 нче марттан 30 нчы апрельгә кадәр җәлеп итү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү ел саен үткәрелә. 2023 елда сораштыруда республиканың 267 территориясе тәкъдим ителгән, шуларның 30 ы Казанда урнашкан. Тавыш бирүдә шәһәрнең 112 меңгә якын кешесе катнашкан. Аларның күбесе – 12 мең 820 кеше – Серов урамындагы бульварның икенче чиратын яңарту өчен тавыш бирде.