В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Социологик тикшеренү – ТР башкаласының тарихи үзәген үстерү концепциясен булдыру буенча эшчәнлекнең бер өлеше.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Татарстан башкаласында «Казан үзәге – тотрыклы үсеш» концепциясен булдыру буенча эш дәвам итә. Шәһәр халкын социологик тикшеренүдә катнашырга һәм шәһәр үзәгендәге яраткан урыннары һәм маршрутлары турында сөйләргә чакыралар.
«Шәһәр халкының шәхси карталарын тикшергәндә без халыкның шәһәр үзәген ничек күзаллавын, алар өчен нинди урыннар кадерле һәм якын булуын, ниндиләре күңелсез яки куркыныч тоелуын, ә кайсылары төзекләндерүгә мохтаҗ булуын яхшырак аңларга теләр идек. Мәсәлән, күренекле урыннар турындагы рәсми яки гомум кабул ителгән күзаллаулар татар бистәсенең өлкән яшьтәге кешесе яки студент өчен кадерле булган урыннар белән һәрвакытта да туры килми, ә шәһәрнең төзекләндерү программалары яраткан яшеллек кисәкләрен яки тарихи терәк диварларны исәпкә ала», – дип билгеләп үтте «Казан үзәге» проект төркеме әгъзасы, социолог, Казанның гамәли урбанистика үзәге координаторы Марья Леонтьева. Аның сүзләренә караганда, мондый кимчелекләрне билгеләү һәм аларны бетерүгә карата таләпләрне формалаштыру өчен мәгълүматлар кирәк.
Казанлылар үзләренең яраткан локацияләрен һәм маршрутларын шәһәр буенча дистәләгән урында табарга мөмкин булган карталарда билгели ала. Картаның арткы ягында кечкенә анкета бар, анда сораштыруда катнашучының кайсы җенескә каравы, яше, һөнәре, шәһәр үзәгендә никадәр еш булуы, аның чикләрен ничек күзаллавын һәм нинди проблемаларны мөһим дип санавын язу сорала, дип хәбәр иттеләр проект төркемендә.
Карталарны түбәндәге локацияләрдә табарга мөмкин:
«Смена» заманча мәдәният үзәге һәм китап кибете (Борхан Шаһиди ур., 7);
«Кофе фильтры» (Сул як Болак ур., 56);
«Угол» иҗат лабораториясе (Татарстан ур., 20);
Коворкинг Grow up (Айвазовский ур., 3а);
Бертуган Васильевлар остаханәсе (Зинин ур., 1);
«Жаворонок» кофейнясы (Профессор Нужин ур., 7);
«Гудини» кофейнясы (Кави Нәҗми ур., 3);
Surf coffe кофейнялары (Петербург ур., 50, Пушкин ур., 5);
«Фомин бар» ( Профсоюз урамы, 10);
Чәк-чәк музее (Париж Коммунасы ур., 18);
«Циферблат» ирекле киңлеге (Щапов ур., 47, Университет ур., 14);
Chop-chop барбершоплары (Профсоюз ур., 1; Пушкин ур., 52).
Исегезгә төшерәбез, «Казан үзәге - тотрыклы үсеш» концепциясен эшләү инициативасы белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты. Концепциянең максаты – Казан шәһәренең тарихи җирлеге территориясендә проектлаштыруның бердәм методикасын һәм аның тотрыклы үсеше принципларын эшләү. Казан шәһәре тарихи җирлеген үстерү концепциясе 10-15 елга шәһәрнең киләчәк пространстволы үсеше проектын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Эшче төркемне Казан Мэры Илсур Метшин җитәкләде.