Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.04.2026, 11:18

10 мең адым атлыйсың киләме? Әйдә, Урицкий паркына рәхим ит!

Чара Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлана

Марат Мөгыйнов фотосы

Татарстан башкаласында 6 апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» дип аталган Бөтенроссия акциясе уздырыла. Чараны үткәрү өчен төп мәйданчык буларак Урицкий паркы сайланган.

Паркка килүчеләр өчен берничә актив зона әзерләнә. Инструкторлар җитәкчелегендә саф һавада массакүләм күнегүләр ясау чарасы һәм скандинавия йөреше буенча мастер-класс уздырыла. Теләге булган һәр кеше кан басымын үлчи, шулай ук кандагы шикәр һәм холестерин күләмен тикшерә ала. Моннан тыш, волонтерлар, өйрәтү максатыннан, беренче ярдәм күрсәтү буенча кыска курс үткәрәчәк.

Акциядә төрле яшьтәге башкала халкы катнаша ала, яшь чикләүләре каралмаган. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге хәрәкәткә ялгыз гына да, гаилә әгъзалары яки тулы бер эшче коллектив белән кушылырга була.

Төп мәйданчыкны Урицкий паркындагы (Гагарин урамы, 49) сәхнә янында табарга була. Катнашучыларны 9:30 сәгатьтә терки башлыйлар, акция үзе рәсми рәвештә 10:30 сәгатьтә башлана.

Барлык яңалыклар