Казанлыларны шәһәр төзелеше темасы буенча Бөтенроссия конгрессында катнашырга чакыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). 14 мартта Мәскәүнең "Космос" КК конгресс-холлында "Шәһәр төзелешен дәүләти җайга салу-2019 Яз" XV Бөтенроссия конгрессы узачак. Конгресс программасы Җир һәм шәһәр төзелеше законнарына кертелгән яңалыкларны, аларны куллану практикасын аңлатуга юнәлдерелгән. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала.
Конгресс, беренче чиратта, мәйданчык һәм линия объектларын төзү белән шөгыльләнүче компанияләр җитәкчеләре һәм белгечләренә, шулай ук субъектлар администрацияләре һәм муниципаль берәмлекләр вәкилләренә адреслана. Моннан тыш, чараның программасы инженерларга, баш архитекторларга, проектлаучыларга, күчемсез милек өлкәсе белгечләренә һәм башкаларга кызыклы булачак.
Конгресста катнашучылар күп актуаль темалар буенча фикер алышачак, алар арасында – төзелеш регламентларын килештерү, стратегик һәм территориаль планлаштыру, 2019 елда төзелеш һәм җирдән файдалану кагыйдәләре, смета нормативлары һәм башкалар.
Конгресс форматы барлык катнашучыларга да белгечләргә кызыксындырган сораулар бирү, аңлатмалар алу мөмкинлеге бирәчәк.
Конгресста катнашучыларга кушылу өчен теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.