Анкета мошенниклык турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Мондый акция аналитик материаллар төзергә һәм киләчәктә финанс киберграмоталылыгын арттыру юлларын табарга ярдәм итәчәк. Сораштыру шулай ук мошенниклык схемаларының яңа ысулларын һәм механизмнарын ачыкларга ярдәм итәчәк, бу акча урлау куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.
Сораштыруны 30 нчы ноябрьгә кадәр сылтама буенча үтәргә мөмкин. Бу хакта Россия банкының ТР буенча Милли банкы бүлекчәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган ел намуссыз кешеләр 14,2 млрд сум урлаган, бу алдагы күрсәткечләрдән 4,3% ка артыграк. Күпчелек очракта операцияләр кешене психологик йогынтыга дучар итеп башкарыла – зыян күрүчеләр үз теләкләре белән акча күчерә яки банк мәгълүматларын җиткерәләр. Тулырак материалдан укып була.