Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.07.2018, 12:57

Казанлыларны халык караокесы бәйгесендә катнашырга чакыралар

Җиңүчеләр 30 августта Шәһәр көненең төп сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль, Алсу Сафина). 1 августта “Безнең ишегалды тавышы – Безнең команда тавышы!” дип аталган халык караокесы бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый. Бәйге Казанның төрле районнарындагы 24 мәйданчыкта – ишегалларында, скверларда һәм паркларда – узачак.

2016 елда Киров һәм Мәскәү районнарында биредә яшәүче Яна Бариева инициативасы белән оештырылган әлеге проект шәһәр масштабларына кадәр киңәйде. Быел бәйге мәйданчыкларына эстрада йолдызлары, танылган шәһәрлеләр һәм кунаклар киләчәк.

Бәйге 10 августта “Салават күпере” торак комплексында башлана. Тиздән эшли башлаячак голосдвора.рф сайтында гариза калдырырга һәм уңайлы мәйданчык сайларга мөмкин.

Районнар бәйгеләренең финаллары “Крылья Советов”, “Калейдоскоп”, Горки-Әмәт урманында һәм “Фестиваль” бульварында узачак, ә җиңүчеләр 30 августта Шәһәр көне бәйрәменең төп сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Бәйгедә барлык теләүчеләр дә катнаша ала, иң яхшыларны тавыш бирү ярдәмендә сайлаячаклар.

“Шәп инициатива, шәп идея, - дип хуплады бәйгене Казан Мэры Илсур Метшин. – Без Киров һәм Мәскәү районнарында узган бәйгедә булдык, ул халыкны берләштерә”. Шәһәр башлыгы сүзләре буенча, музыкаль бәйге күршеләр бер-берсен яхшы белгән, аралашкан вакытларга кайтырга ярдәм итәчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.07.2018
Видеорепортаж
30.07.2018 13:57
Казанлыларны халык караокесы бәйгесендә катнашырга чакыралар
Барлык яңалыклар