Җиңүчеләрнең исемнәре 23 нче декабрьдә игълан ителәчәк
Фото: Казансуның үсеш стратегиясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче декабрь). Казанлылар кулдан ясалган иң яхшы экочыршы конкурсына кушыла ала. Кул эшләнмәсен коры ботаклардан, тукымадан һәм башка материаллардан ясарга мөмкин.
Катнашу өчен экочыршының фотосын пост астындагы комментарийларда калдырырга һәм дуслар белән уртаклашырга кирәк. Материалларны 21 нче декабрьгә кадәр йөкләп була.
Конкурста җиңүчегә фитнес-беләзек эләгәчәк. Ә икенче һәм өченче урыннарны алучыларга колакчыннар бүләк итәчәкләр. Иң яхшы эшләрнең авторлары 23 нче декабрьдә Казансу яр буенда экочыршы ачылышында игълан ителәчәк.
Арт-объект «Данафлекс» компаниясенең җитештерү калдыкларыннан эшләнгән, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы.
Исегезгә төшерәбез, көз көне «Кремль» метро станциясе янында эшкәртелгән пластиктан эскәмияләр һәм урналар урнаштырдылар. Алты эскәмия һәм урна ясау өчен 350 килограмм җитештерү калдыклары һәм икенчел пластик кирәк булган, аны эшкәртүгә шәһәрлеләр тапшырган.