В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лауреатлар 20 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр алачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Офлайн конкурс алты номинация буенча үткәрелә: «Сүз һәм көй авторы», «Көй авторы», «Сүз авторы», «Шагыйрь», «Башкаручы», «Дуэт, ансамбль, хор, коллектив». Быел программага шулай ук «Видеоклип», «Социаль видеоролик», «Гаилә дуэтлары һәм ансамбльләр» кебек махсус номинацияләр кертелгән.
Заявканы grinlandia-kirov@mail.ru электрон почтасы аша яки «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемдә бирергә мөмкин.
Һәр ай саен жюри конкурс дипломантларын билгеләячәк, 30 нчы майда экспертлар дипломантлар арасыннан һәр номинациядә ярыш лауреатларын атаячак. Акчалата бүләкләрдән тыш, җиңүчеләр фестиваль сәхнәләренең берсендә чыгыш ясый алачак. Быел чара 19-21 нче июльдә Киров өлкәсенең Башарово авылы янындагы болынлыкта узачак. Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар алачак. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, ярышларга бушлай кушылырга мөмкин.