Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.04.2026, 15:54

«Чиста Совет районы»: казанлыларны экология квестында катнашырга чакыралар

Җиңүчеләргә глэмпингта ял итү юлламасы, акыллы колонкалар, сәгатьләр һәм сертификатлар тапшырачаклар

Денис Гордийко фотосы

Казанда 17 апрельдән 25 апрельгә кадәр «Чиста Совет районы» дип аталган эко-квест уздырыла. Уеннарда җиңүчеләр кыйммәтле бүләк алачак.

Чарада катнашу өчен 3 кешедән алып 8 кешегә кадәр булган команда тупларга һәм әлеге команда белән @EcoQuestSovietBot акциясенең телеграм-ботында теркәлергә кирәк. Теркәлгәннән соң оештыручылар катнашучыларга урыннар һәм биремнәр күрсәтелгән карта тапшырачак. Квест 20 апрельдә башлана.

Картада билгеләнгән урыннарны җыештыру буенча иң күп балл җыю һәр команданың төп максаты булып тора. Социаль челтәрләрдәге биремнәрне үтәгән өчен – 3 балл, икенчел чимал тапшырганга – биш балл, төп бирем – яшел киңлекләрне җыештыру эшенә 10 балл бирелә.

25 апрельдә иң яхшы командаларны бүләкләү тантанасы үткәрелә. Иң күп балл җыйган командаларга тулы команда белән ял итү өчен глэмпингка юллама бирелә, чарада катнашучыларга шулай ук онлайн-кибетләргә акчалата сертификат яки акыллы сәгатьләр, колонкалар тапшырылачак, дип хәбәр итә Совет районы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән Татарстан башкаласында территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башланды, ул 31 майга кадәр дәвам итә. Аның кысаларында 25 апрельдә шәһәр күләмендәге өмә оештырыла. «Минем Казан» порталында үзең өчен уңайлы булган урынны сайлап, өмәгә язылырга була.

Барлык яңалыклар