Югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары укучыларын, шулай ук Татьяналарны ташламалар көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар). Парклар һәм скверлар дирекциясе казанлыларны “Черек күл" паркында Студентлар көнен бәйрәм итәргә чакыра. Югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары укучыларын, шулай ук Татьяналарны ташламалар көтә.
25 гыйнварда 19.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр шугалакта “Изолента” берләшмәсеннән матур кичә узачак. Музыкаль программаны махсус кунаклар - DJ Руслан Чижов һәм DJ Гужбан әзерләде.
Татьяна исемле барлык студентлар һәм кунаклар өчен көн дәвамында тимераякларны арендалау сәгатенә 50 сум булачак. Моның өчен студентлар паспортын, ә Татьяналарга паспорт күрсәтү дә җитә.
Исегезгә төшерәбез, паркта шугалак көн саен эшли: дүшәмбедән җомгага кадәр – 13.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм ял көннәре – 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр. Техник тәнәфес – 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр. Тимераяклар бирү 21.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Җәдвәл һава шартларына карап үзгәрергә мөмкин, төгәл мәгълүматны 215-74-00 һәм 239-44 телефоны буенча, шулай ук Парклар һәм скверлар дирекциясенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтында белергә була.