В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проект мундиаль мирасы һәм Казанда уйнаган җыелмалар торган урыннар белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль, Алсу Сафина). Татарстанда тәмамланган футбол буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләре буенча яңа туристик продукт чыгарырга планлаштыралар. Аның буенча фикер алышырга казанлыларны ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чакырды.
“Шәһәрлеләрне һәм республикада яшәүчеләрне уникаль идея табуда – Казанда үткән футбол буенча дөнья чемпионаты белән бәйле вакыйгаларны туристлык продукты буларак тәкъдим итүдә – катнашырга чакырам, - диде Сергей Иванов. – Пәнҗешәмбе көнне 18.00 сәгатьтә теләүчеләр ТР Туриз буенча Дәүләт комитетына килә ала. Үзенчәлекле идеяләр табарбыз дип уйлыйм”.
Сергей Иванов сүзләре буенча, яңа туристлык продукты мундиаль мирасы һәм Казанда уйнаган җыелмалар торган урыннар белән бәйле. Әлеге продуктның үзәк объекты булып “Казан Арена” стадионы торачак. “Бурычыбыз – берничә елга әлеге продуктның “хит” булуын тәэмин итү. Чемпионатта була алмаган кешеләр, беренче чиратта Россиядә яшәүчеләр, бирегә килеп, монда хөкем сөргән атмосфераны тоя алырга тиеш”, - дип аңлатты ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе.
Искәртергә кирәк, чемпионат вакытында Казанда 36 илдән 300 меңнән артык турист булган. Казанда үткән 6 матчны “Казан Арена” стадионында 254 мең 448 тамашачы караган. Стадионда барлыгы 19 гол кертелгән. Казанда өч җыелма команданың (Австралия, Япония, Колумбия) базалары урнашты. ТР Спорт министры Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, “Рубин” ФК, “Ак Барс” ХК базалары һәм “Зөя” тау чаңгысы комплексы “Динамо” базасы, “Идел” лагере һәм яңартылган “Электрон” стадионы, Үзәк стадион һ.б. кайбер объектлар белән берлектә чемпионат мирасы булып торалар.
В.Леонов искәртеп үткәнчә, “Казан Арена” стадионы 5 ел эксплуатацияләнә. “Стадион каршындагы территория спорт һәм күңел ачу чаралары үткәргәндә актив кулланыла. Бүген якындагы территорияне төзекләндерү мөмкинлекләре бар, хәзер концепция формалаштырабыз. Бурычыбыз – “Рубинны” “Казан Аренада” уйнату”, - диде В.Леонов.
“Футбол белән генә яшәп булмаганны аңларга кирәк”, - диде ул. Стадионнар зур масштаблы тамашалар вакытында кулланылырга мөмкин.