В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкына беренчел карарлар тәкъдим ителәчәк
Фото Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителә
Очрашуда проект архитекторлары һәм кураторлары катнаша. Алар әлеге киңлекне үстерү буенча беренчел карарлар тәкъдим итәчәк, скверның төзекләндереләсе зоналары турында сөйләячәк.
Фикер алышу чарасы Восстание урамы, 48 нче йорт адресы буенча урнашкан 17 нче гимназиядә уздырыла. Очрашу 19:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
«Тәбриз» скверы Декабристлар һәм Восстание урамнары киселешендә урнашкан. Әлеге киңлеккә 1949 елда нигез салынган һәм ул дистә еллар дәвамында җәяүлеләр өчен әһәмиятле урын булып кала.
Узган ел әлеге территория 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү чарасында җиңүче булды. Сквер илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты һәм Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы ярдәмендә төзекләндерелә.