В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вахитов районындагы әлеге чарада шәһәрнең 7 предприятиесе һәм оешмасы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). 24-нче апрель көнне Казанның Вахитов районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Чарада 7 предприятие һәм оешма эш эзләүчеләргә вакансияләр тәкъдим итәчәк: «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе, Казан инвалидларының «Вера» җирле иҗтимагый оешмасы, «Директ стар» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Трест «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе, «Сәүдә агентлыгы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе, «Казметрострой» акционерлык җәмгыяте.
Биредә үк казанлыларга пенсия белән тәэмин итү, булачак пенсияне формалаштыру, дәүләт хезмәтләре күрсәтелү, «Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинетында» теркәлү мәсьәләләре буенча киңәшләр бирәчәкләр.
Эшкә урнашу соравы белән кызыксынган барлык кешеләрне 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча көтәләр: Качалов урамы, 77, дип хәбәр иттеләр Вахитов районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә.