Җыештыру өчен инвентарьны оештыручылар тәкъдим итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). 27-нче апрель көнне Казан шәһәренең Горький исемендәге ял паркында җыештыру өмәсе узачак. Чүпләрне аерым төрләргә бүлеп җыю аның үзенчәлеге булып торачак.
Өмәдә шулай ук «Роналд Макдоналд йорты» хәйрия фонды белән бергә теләге булган һәркем дә дүләнә куаклары утырта алачак, дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.
Җыештыру өчен инвентарьны оештыручылар тәкъдим итәчәк. Өмә 10.00 сәгатьтә башлана.