Музыка һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең хор коллективлары чыгыш ясаучыларга кушыла ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). 13 гыйнварда Казан Кремленең Благовещение соборында III Республика балалар хор иҗаты фестивале узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бу көнне Раштуа бәйрәменә багышланган җыр башкарачаклар. Музыка һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең хор коллективлары чыгыш ясаучыларга кушыла ала.
Фестиваль программасында Раштуа бәйрәменә багышланган берничә җыр бар: тропарь, кондак, величание, светилен, колядки, Россия һәс совет композиторлары литургиясе.
"Өченче тапкыр үткәрелә торган фестиваль Казан өчен традициягә әйләнде һәм, республиканың күп кенә шәһәрләрен колачлап, Татарстан башкаласыннан читтә чыкты", – дип сөйләде Казан епархиясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Константин Колыганов. Ул билгеләп үткәнчә, епархия даими рәвештә үткәрә торган чаралар арасында Славян язуы көненә багышланган фестиваль һәм Пасхаль фестиваль.
Чыгыш ясаучыларга 7 яшьтән алып 15 яшькә кадәр булган музыка һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең балалар хор коллективлары да кушыла ала. Катнашу өчен гаризалар 8-953-496-00-14 телефоны буенча кабул ителә.
Фестивальгә килүчеләр өчен керү ирекле, ул 12.00 сәгатьтә башлана.