Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.03.2019, 09:56

Казанлыларны 8 номерлы балалар музыка мәктәбенең 70 еллыгын бәйрәм итәргә чакыралар

Концерт Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы сәхнәсендә узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). 27-нче мартта Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы сәхнәсендә 8-нченомерлы балалар музыка мәктәбенең 70 еллыгына багышланган концерт була. Анда солистлар һәм иҗат коллективлары катнашачак, алар арасында өстәмә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр һәм укуын тәмамлаучылар да бар.

“Мәктәп дуслары даирәсендә” бәйрәм программасы кысаларында шәһәр халкы өчен Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм А. Аухадеев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары, 14 нче номерлы балалар музыка мәктәбенең тынлы уен кораллары ансамбле һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Концертның башлану вакыты 18.30 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.

8-нче номерлы музыка мәктәбенә 1949-нчы елда нигез салына. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында – РСФСРның һәм Татарстан АССРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, актер, композитор, продюсер, кинорежиссер Ренат Ибраһимов, Казан федераль университеты концертмейстеры, Татарстан Республикасының халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Маргарита Коварская, композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Разия Еникеева һәм башка күренекле мәдәният эшлеклеләре бар.

Бүген мәктәптә 466 кеше өч белем бирү программасы һәм 15 белгечлек буенча белем ала: фортепиано, скрипка, виолончель, баян, аккордеон, домра, балалайка, флейт, кларнет, саксофон, труба, валторна, гитара, соло, хорда җырлау.

Барлык яңалыклар