Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.08.2018, 14:13

Казанлыларны “Мин күкне сайлыйм!” авиация бәйрәменә чакыралар

Шәһәрлеләр легендар хәрби машиналар, пилотсыз очу җайланмалары очышларын, шулай ук Ан-2 очкычыннан парашютчыларның сикерүен күзәтә алачаклар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август). 10 августта Татарстан башкаласында “Казан” Гаилә үзәге территориясендә “Мин күкне сайлыйм!” (“Я выбираю небо!”) VI авиация бәйрәме узачак. Җәйге программаны кече һәм авыр стратегик авиация судноларының, пилотсыз очу җайланмаларының демонстрацион очышлары, шулай ук Ан-2 очкычыннан парашютчыларның сикерүе тулыландыра.

Казансу акваториясе өстендә “Миллениум” күпереннән Ленин дамбасына кадәр 200-800 метр биеклектә легендар хәрби машиналар ике тапкыр очып узачак: тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган стратегик бомбага тотучы-ракета йөртүче, канатлары үзгәрүчән уксыманлыклы Ту-160, турбовинтлы стратегик бомбага тотучы-ракета йөртүче Ту-95МС һәм ерак араларга тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган бомбага тотучы-ракета йөртүче, канатлары үзгәрүчән уксыманлыклы Ту-22МЗ. Тамашаны “Русь” пилотаж төркеме дәвам итәчәк. Алар биш җиңел Л-39 “Альбатрос” штурмлаучы очкычларында халыкара дәрәҗәдәге югары синхрон пилотаж осталыгы күрсәтәчәк.

Җәйге программага шулай ук вертолетлар һәм җиңел моторлы очкычларның чыгышы керәчәк. Ми-8 вертолеты су тутырып алу һәм ташлау процессын күрсәтәчәк, “Ансат” бирелгән программа буенча очачак.

Моннан кала, авиация бәйрәмендә катнашучыларны концерт, байкерларның күрсәтмә чыгышлары, балалар уен мәйданчыгы, парашютларны җыю буенча мастер-класс һ.б. көтә.

Бәйрәм 14.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр үтәчәк, дип хәбәр итә “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Барлык яңалыклар