В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – снеклар һәм эчемлекләр дегустациясе, диджей сет һәм өстәл теннисы турниры
Иртәгә, 22 августта, Горький исемендәге паркта төнге гастромаркет җәеләчәк. Казанлыларны 20 дән артык кулинар проект ашамлыкларын татып карарга, теннис турнирын күзәтергә һәм локаль диджейлар сетлары уйнаганда төрле активлыкларда катнашырга чакыралар.
Чара кунаклары шәһәрнең 20 кулинар проектыннан милли кухня, стритфуд һәм десертлар карый, фотозонада истәлекле фотосурәтләр ясый һәм фотобудкада фотога төшә алачак. Казанлылар өчен Malika, Karolina Vibe, Avir, M.A.D һәм Bubblegum уйнаячаклар, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Маркеттан тыш мәйданчыкта өстәл теннисы буенча «Иң яхшы ракетка» исеме өчен «Прыг-Скок» турниры узачак. Анда шәһәрнең 16 яшьләр оешмасы командасы көрәшәчәк.
Маркетка теләге булган барлык казанлыларны чакыралар, керү ирекле. Башлана – 18:00 сәгатьтә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бүген, 21 августта, Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы очрашуы булачак. Кичә кунаклары парлы биюләр биергә өйрәнәчәк.