Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.01.2018, 12:16

Казанлыларны орган белән тынлы оркестр арасындагы музыкаль көрәшкә чакыралар

С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында “Орган патшалыгы” (“Органное королевство”) концертлар циклы дәвам итә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). 28 гыйнварда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы казанлыларны музыкаль көрәшкә чакыра. Бу көнне “Орган патшалыгы” абонементыннан “Орган и Рыцарь в блестящих доспехах” концерты ике тапкыр куелачак.

Гадәти булмаган концертлар циклы Казанда узган елның көзендә старт алды. “Кораллар патшасы” (органны шулай дип атыйлар) кыллы, тынлы һәм халык кораллары белән көч сынаша. Җиңүчене тамашачылар билгели.

Оештыручылар казанлыларга эксклюзив программа әзерләгән – соңгы биш йөз елның музыкаль әсәрләре, Ренессанс чоры үрнәкләреннән кино хитларына кадәр. Винченцо Манфредини, Петр Чайковский, Модест Мусоргский, Рихард Штраус әсәрләрен һәм джаз композицияләрен ТР атказанган артисты Лада Лабзина (орган), подполковник Ян Орехов җитәкчелегендәге Казан югары танк Кызыл байрак команда училищесы тынлы оркестры һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Миляүшә Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры башкарачак.

“Орган и Рыцарь в блестящих доспехах” концерты ике тапкыр үтәчәк: 12.00 һәм 15.00 сәгатьләрдә, дип хәбәр иттеләр С.Сәйдәшев ис. Дәүләт Зур концертлар залында.

Барлык яңалыклар

Казанлыларны орган белән тынлы оркестр арасындагы музыкаль көрәшкә чакыралар

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). 28 гыйнварда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы казанлыларны музыкаль көрәшкә чакыра. Бу көнне “Орган патшалыгы” абонементыннан “Орган и Рыцарь в блестящих доспехах” концерты ике тапкыр куелачак. </p> <p> Гадәти булмаган концертлар циклы Казанда узган елның көзендә старт алды. “Кораллар патшасы” (органны шулай дип атыйлар) кыллы, тынлы һәм халык кораллары белән көч сынаша. Җиңүчене тамашачылар билгели. </p> <p> Оештыручылар казанлыларга эксклюзив программа әзерләгән – соңгы биш йөз елның музыкаль әсәрләре, Ренессанс чоры үрнәкләреннән кино хитларына кадәр. Винченцо Манфредини, Петр Чайковский, Модест Мусоргский, Рихард Штраус әсәрләрен һәм джаз композицияләрен ТР атказанган артисты Лада Лабзина (орган), подполковник Ян Орехов җитәкчелегендәге Казан югары танк Кызыл байрак команда училищесы тынлы оркестры һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Миляүшә Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры башкарачак. </p> <p> “Орган и Рыцарь в блестящих доспехах” концерты ике тапкыр үтәчәк: 12.00 һәм 15.00 сәгатьләрдә, дип хәбәр иттеләр С.Сәйдәшев ис. Дәүләт Зур концертлар залында. </p>