Шәһәр халкын һәм кунакларын уеннар, бәйгеләр һәм бәйрәм үзенчәлеге – төрледән-төрле коймаклар көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче март). Казанда Май чабу бәйрәме дәвам итә. Шәһәр халкын һәм кунакларын уеннар, бәйгеләр һәм бәйрәм үзенчәлеге – төрледән-төрле коймаклар көтә.
«Казан» гаилә үзәге территориясендәге боз шәһәрчеге иң масштаблы күңел ачу мәйданчыгы булачак. 9-нчы мартта 11.00 сәгатьтә башланачак программада әкият персонажлары катнашында театральләштерелгән тамаша, балалар һәм өлкәннәр өчен концерт һәм күңел ачу-уен программалары, призлы кышкы уеннар, такмакчылар бәйгесе, яшьләр биюләре һәм уеннары, шулай ук Май чабу карачкысын яндыру йоласы үткәрү каралган.
Боз шәһәрчеге территориясендә берничә мәйданчык ачылачак: рус халык уеннары һәм күңел ачулары белән фольклор мәйданчыгы, атларда һәм понида шуу өчен уен-бәйге мәйданчыгы. Шәһәрлеләр шулай ук аттракционнарны карый һәм боз тауларында шуа алачак. Төп сәхнәдә фольклор җыр һәм бию башкаручылар чыгыш ясаячак, казанлылар цирк сәнгате элементлары белән номерлар, Петрушка театры, шулай ук традицион славян бәйрәм культурасының төп фрагментларын күрәчәк. Шулай ук декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе дә эшләячәк, халык биюләре, саклагыч-курчаклар һәм истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.
Теләгән һәркем коймак кына түгел, борынгы рус рецепты буенча әзерләнгән перәннекләрдән дә авыз итә алачак.
10-нчы мартта 10.00 сәгатьтә бәйрәм Аккош күле урман паркы зонасында да узачак. Шәһәрлеләрне кышны театральләшкән тамаша, кар ныгытмасын алу һәм Май чабу карачкысын яндыру йоласы белән озату көтә. Бәйрәм программасында концерт һәм күңел ачу программалары, кышкы уеннар, халык кул эшләнмәләре ярминкәсе һәм борынгы рус рецепты буенча әзерләнгән белен ашау каралган.
Бәйрәм кунаклары өчен фуд-корт, Казан коллективларының иҗади номерлары белән концерт, дартс, аркан тарту, итек белән уеннар, туп белән хоккей, «киез ыргыту» конкурсы, футбол һәм волейбол уеннары, ялган тир һәм башка бик күп чаралар оештырылачак. Барлык теләүчеләр саклагыч-курчаклар, түштамгалар әзерләү, кадак кагу, лего конструкторы җыю буенча мастер-классларда катнаша алачаклар. Бәйрәм программасында «Мираж» төркеме чыгышы да көтелә. Йолдызлы кунаклар сәхнәгә 13.00 сәгатьтә чыгачак.
Май чабу бәйрәме уңаеннан 10-нчы мартта Казанда 8.00-дән 15.00 сәгатькә кадәр 36, 46, 72-нче номерлы автобус маршрутлары көчәйтелгән режимда эшләячәк, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Бәйрәм чаралары шәһәрнең башка мәйданчыкларында да узачак. Шул рәвешле, Благовещение соборы тарихы музее казанлыларны 8-10 март көннәрендә мәктәп укучылары өчен мастер-класслар белән әзерләнә торган «Май чабу» махсус программасына чакыра.
8-нче март көнне 14.00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында балалар һәм өлкәннәр өчен театральләштерелгән тамаша һәм уен программасы әзерләнәчәк. Биредә кунаклар өчен шулай ук аркан тарту, капчык һәм мендәр ату, кар шәһәрчеген алу, мастер-класслар, кар чаналарында йөрү, «Снайпер» аттракционы, колядка һәм фуд-зона ярышлары да әзерләгәннәр.
Казан зооботаника бакчасында 10-нчы мартта килүчеләр өчен халык күңел ачулары һәм бәйгеләр белән концерт программасы әзерләнәчәк. Шул ук көнне «Калейдоскоп» паркында Май чабу бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.
Май чабу – ул кышны күңелле озату, язгы җылылыкны һәм табигатьнең яңарышын көтеп алу. Халык күңел ачулары шәһәрнең барлык районнарында һәм торак массивларында оештырылачак. Алар шәһәрнең мәдәният сарайларында, сәнгать мәктәпләрендә, яшүсмерләр клубларында һәм башка учреждениеләрдә дә узачак. Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.