Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.10.2019, 13:21

Казанлыларны фантаст язучы Владимир Корчагин истәлегенә багышланган әдәби кичәгә чакыралар

Туган-тумачалары, дуслары, хезмәттәшләре язучы турындагы хатирәләре белән уртаклашачаклар һәм аның әсәрләреннән өзекләр укыячаклар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь). 13-нче октябрьдә Казанда фантаст язучы, «Тайна реки злых духов» бестселлеры авторы Владимир Корчагинны искә алу кичәсе узачак. Язучының тууына 95 ел тулуга багышланган чара Казанның Үзәк китапханәсе бинасында (Вишневский ур., 10) «Калитка» әдәби кафесында узачак.

Кичәдә Владимир Корчагинның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре язучы турындагы хатирәләре белән уртаклашачаклар һәм аның әсәрләреннән өзекләр укыячаклар. Чакырылган кунаклар арасында - ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Владимир Корчагинның улы Андрей Корчагин, шагыйрьләр Алексей Остудин һәм Динә Садыйкова, язучы Владимир Морозов һәм башкалар бар, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте.

Чара 16.00 сәгатькә планлаштырылган. Керү ирекле.

Белешмә

Владимир Владимирович Корчагин 1924 елда Казанда туган, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә ия.

1962 елда 15 мең данә тираж белән Татар китап нәшриятында язучының «Тайна реки злых духов» дигән беренче фәнни маҗаралы романы дөнья күрә.

1968 елда бестселлерның дәвамы - «Путь к перевалу» романы басылып чыга, анда укчылар яңадан таныш герройлар белән очрашалар.

1980 елларда Корчагин фантастикага мөрәҗәгать итә. 90 нчы еллар башына кадәр ул фәнни-фантастик детектив жанрында яза, әлеге жанр әсәрләрендә ул киң спектрлы фәнни һәм социаль-фәлсәфи проблемаларны күтәрә. Мондый әсәрләрдән «Астийский эдельвейс», «Именем человечества», «Узники страха» романнары, «Конец легенды» повесте.

Владимир Корчагин 2012 елның 26-нчы декабрендә Казанда 88 яшендә вафат булды.

Барлык яңалыклар