В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәрес рус ишарәләр теленә тәрҗемә ителәчәк
Марат Мөгыйнов фотосы
Шимбә көнне, 29 ноябрьдә, Серов бульварында «График дизайн. Башлангычлар һәм хәзергесе» темасына лекция уздырыла. Дәрескә теләге булган һәр кеше кушыла ала. Ишетү сәләте бозылган шәһәрлеләр өчен мәгълүматны рус ишарәләр теленә тәрҗемә итәчәкләр.
Лекция барышында чара кунакларын график дизайн тарихы, заманча тенденцияләр һәм әлеге һөнәрнең үсеш перспективалары белән таныштырачаклар. Шулай ук катнашучылар өчен практик дәрес уздыру да күздә тотыла. Аның кысаларында кунаклар визуаль композиция төзи алачак.
Чара 17:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Лекцияне СИБУР экопавильонында үткәрәчәкләр, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.