В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамашаны карау өчен алдан теркәлергә кирәк
Елена Гредюшко фотосы
Җомга көнне, 7 ноябрьдә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «Э-моция» иҗади инклюзия студиясе тамашачыларга бушлай спектакль күрсәтә. Иҗат төркеме менталь сәламәтлек турында импровизациягә корылган интерактив күзаллау рәвешендәге уен тәкъдим итә.
«НормальНо» спектакленең режиссеры – Неля Суркина. Тамаша барышында актерлар бер-берсе һәм зал белән элемтәгә кереп, «Син хәзерге вакытта ничек?», «Син үзеңне ничек хис итәсең?», «Ә мин ни хәлдә?» сорауларына җавап бирәчәк.
Спектакльдә катнашучылар, тамашачыга, профессиональ булмаган, ә бәлки сәламәтлеге чикле актер сәхнәдә үзен һәм үз тәҗрибәсен тәкъдим итә дигән фикерне җиткерәчәк. Спектакль тамашачылары, актерлар белән аралашып яки сәхнәдән сөйләп, спектакль тудыруда турыдан-туры катнашучы булачак, дип хәбәр итә «Э-моция» иҗат студиясенең матбугат хезмәте.
Спектакль 19:00 сәгатьтә башлана. Тамашаны карау өчен алдан теркәлергә кирәк.
«НормальНо» спектакле – IV Бөтенроссия «Театр – тигез мөмкинлекләр территориясе» ачык парафестиваленең «Иң яхшы интерактив спектакль» номинациясе лауреаты. Моннан тыш, «Э-моция» студиясе Халыкара инклюзия тәҗрибәләр фестиваленең «Иң яхшы иҗади инклюзия коллективы» номинациясе, «Казанның кече театрлары» телевизион бәйгесе, «Россия иреклесе – 2019» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе.