В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
11-нче августта Кремль яр буенда ачык һавада фотосурәтләр күргәзмәсе узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). 11-нче августта Казанда Кремль яр буе территориясендә ачык һавадагы чираттагы «Фотосушка» фотосурәтләр күргәзмәсе узачак. Анда профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә катнаша һәм шәһәр халкына үз эшләрен күрсәтә ала.
Күргәзмәгә түбәндәге темалар буенча фотографияләр кабул ителә: «табигать һәм пейзажлар», «хайваннар дөньясы», «Кремль яр буе», «архив ретрофотолары» һәм «Казан». Рәсемнәрнең зурлыгы - 1015 сантиметрдан кечкенә һәм 2030 сантиметрдан зур булмаска тиеш.
Эшләр Кремль яр буе территориясендә 7-нче августка кадәр «Роликларны прокатка бирү» павильонында, шулай ук event@kremlinnab.ru электрон почтасына кабул ителә.
«Фотосушка» яр буенда оpen-air дискотека белән тәмамланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.