В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда дөньяның сигез иленнән 200-дән артык реконструктор катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август). 10-нчы һәм 11-нче августта Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә урта гасыр сугышына багышланган «Бөек Болгар» фестивале узачак. Анда дөньяның сигез иленнән 200-дән артык реконструктор катнашачак.
«Бөек Болгар» - Russian Event Awards вакыйгалар туризмы өлкәсендәге илкүләм премияләр җиңүчесе.
Узган ел фестивальдә 40 меңнән артык кунак булган, дип хәбәр итә оештыручылар.
Фестиваль программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.