Программада - бачата буенча мастер-класс, кроссфит буенча ярышлар һәм туклану темасына лекция.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). 28-нче июльдә Казанның Горки-Әмәт урманында «Яшел фитнес»проектыннан функциональ күнегүләр фестивале узачак.
Cube контейнер үзәге янындагы зур газонда кроссфит, функциональ разминка, «Дөрес туклану турында 5 миф» лекциясе һәм диджей-сет узачак. Теләгән кешеләр бачата буенча мастер-класска кушыла һәм призлар уйнатуда катнаша ала.
Фестиваль 17.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.