Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.07.2022, 15:05

Казанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан экскурсиягә чакыралар

Сәяхәттә катнашучыларга шәһәр белән бәйле романтик вакыйгалар турында сөйләячәкләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче июль). 6 нчы июльдә Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын гид Лилия Кәлимуллина белән бергә «Казан – романтик сәяхәтләрдә» экскурсиясенә чакыралар.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан #ОткрываяКазань проекты кысаларында казанлылар шәһәр белән бәйле романтик вакыйгалар турында беләчәк. Әйтик, сәяхәттә катнашучыларга Федор Шаляпинның Италия балеринасының игътибарын ничек җәлеп итүе яки Лев Толстойның беренче мәхәббәте нинди булуы турында сөйләячәкләр.

Романтик сәяхәт 6 нчы июльдә 18:30 сәгатьтә башлана һәм 1,5 сәгать чамасы дәвам итәчәк. Катнашу бушлай, урыннар саны чикләнгән. Теркәлү өчен «экскурсия» сүзе белән Казан Мэриясенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми аккаунт директорына хәбәр җибәрергә кирәк. Очрашу урынын экскурсиягә алдан язылган катнашучыларга хәбәр итәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, #ОткрываяКазань проекты инде беренче ел гына узмый: Мэрия белән бергә халык үзләре өчен яңа маршрутлар ача һәм яраткан шәһәрләре турында күбрәк беләләр. Шулай итеп, казанлылар Иске Татар бистәсе, Кремль урамы буенча экскурсияләрдә булдылар, Казан турында һәм шәһәребездәге патшаларның маҗаралары турында белделәр. Шулай ук халык Мөштәри урамында узган ботаника экскурсиясенә барды, Арбузовлар музей-йортына керде һәм ТР Язучылар берлегенең тарихи ишегалдында булды.

Барлык яңалыклар