В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайбер чараларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк
Марат Мөгыйнов фотосы
15 февральдә, якшәмбе көнне, «ПЖКХ» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан Экостанциядә һәм Миллениум күпере астында ике экология чарасы уздырыла.
ЭкоЛогично бергәлеге икенчел чимал кабул итү өчен мобиль пунктны Миллениум күпере астындагы парковкада, «Урам» экстрим-паркы янында 10:30 сәгатьтә эшләтәп җибәрәчәк. Тулырак мәгълүмат белән сылтама аша танышырга була.
13:00 сәгатьтә казанлыларны Казансу елгасы буендагы Экостанциядә көтәләр. Катнашучылар өчен өстәл уены һәм икенчел чималдан брелоклар ясау остаханәсе оештырыла. Чарада катнашырга теләгән һәр кешегә теркәлергә кирәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда «Эх, чыршысы» дип аталган экология акциясе тәмамланды. Чара кысаларында шәһәр халкы 2,5 меңнән артык чыршы һәм наратны эшкәртү өчен тапшырган. 13–31 гыйнвар көннәрендә шәһәр халкы Яңа ел бәйрәмнәренә ямь өстәгән агачларны, файдага булсын дип, махсус пунктларга китергән. Акция вакытында шәһәрнең һәр районында тәүлек буе 18 кабул итү ноктасы эшләгән.