Эксперт булып медицина фәннәре кандидаты, Ереван Мэриясе белгече Кристина Варданян чыгыш ясаячак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль). 30-нчы июльдә «Черек күл» Казан паркында «Шәһәрләрнең экологик каркасын булдыру контекстында шәһәр мохитен яшелләндерү белән үзара бәйләнеш» темасына дискуссия узачак. Эксперт булып медицина фәннәре кандидаты, Ереван Мэриясенең «Яшелләндерү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау» кече коммерцияле булмаган оешмасы директоры урынбасары, доцент Кристина Варданян чыгыш ясаячак. Чарага кушылырга теләүчеләрне чакыралар.
Дискуссия барышында халыкның сәламәтлеге проблемалары, яшелләндерү призмасы аша халык саулыгы проблемалары, халыкның сәламәтлеге куркынычлары белән идарә итү, яшелләндерүнең балалар сәламәтлегенә йогынтысы, балалар учреждениеләрен, хастаханәләрне яшелләндерү турында фикер алышу планлаштырыла.
Кристина Варданян халыкның сәламәтлегенә яшелләндерүнең йогынтысын тикшерү белән 2006 елдан бирле шөгыльләнә. 2012 елда ул «Ереван шәһәре хастаханәләрен яшелләндерү торышын өйрәнү һәм аны яхшырту чараларын эшләү» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклаган. 80-нән артык фәнни эш, шул исәптән «Дәвалау учреждениеләрен яшелләндерү нигезләре» монографиясе һәм «Торак урыннарны проектлауның, төзүнең һәм яшелләндерүнең гигиеник нигезләре» укыту-методик әсбабы авторы булып тора. Кристина Варданян шулай ук Ереван аксакаллар советына керә.
Очрашу Казан Мэриясе каршындагы иҗади төркем тарафыннан шәһәрнең шәһәр-экологик каркасын үстерү стратегиясен эшләү кысаларында узачак. Документ нигезенә яшел үсентеләр системасы һәм шәһәр акваториясе аша экологик инфраструктура булдыру салынган.
Дискуссиянең башлануы 19:00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.