Казанда, Түбән Кабан күле акваториясендә, «аквабайк» классында су-мотор спорты буенча Россия чемпионаты бара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь). Казанда, Түбән Кабан күле акваториясендә, «аквабайк» классында су-мотор спорты буенча Россия чемпионаты бара. Чемпион исеме өчен илнең иң көчле 60 спортчысы, шул исәптән дөнья рейтингы лидерлары да көрәшә. Бүген кич, 17.00 сәгатьтә, шәһәр халкы һәм кунаклар Freestyle дисциплинасы буенча ярышларның 2-нче раундын карый алачак, «Космик Одиссея» фристайл-тамашасы кичәнең кульминациясе булып торачак.
Татарстан башкаласында узган ярышларда быелгы дөнья чемпионатында ике этап нәтиҗәләре буенча өченче урынны алган Сергей Чемезов (Мәскәү), быел Россия Кубогы иясе һәм агымдагы Россия рейтингы лидеры Арсений Матанцев (Мәскәү), 2019 елгы Европа чемпионатында арадаш икенче урынны саклап калган Александр Курамшин (Казан) чыгыш ясый.
Казанда Россия чемпионатында шулай ук ике тизлек дисциплинасында ярышлар уздырылачак: «боҗра узышлары» (гомуми старт белән узыш) һәм «слалом» (ике спортчы катнашында билгеле бер вакытка узышу). Заездларда ике төрле аквабайк катнаша: Runabout – утыргычлы су мотоциклы һәм Ski division - утыргычсыз су мотоциклы. Әлеге узышларда катнашучылар арасында шулай ук халыкара аренада үзләрен таныткан спортчылар да бар. Әйтик, 2017 елда Европа чемпионаты пьедесталына петербурглылар Дмитрий Цуков (1 урын) һәм Александр Кабатов (3 урын) күтәрелде.
Чемпионат программасында балалар арасында ярышлар каралган. Барлыгы 13 комплект медаль уйнатылачак.
Бүгенге ярышлар программасы 11.00 сәгатьтә башлана. 17.00 сәгатьтә Freestyle дисциплинасында чемпионат финалы була. 19.00 сәгатьтә Габдулла Тукай мәйданында бу дисциплина ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. Шуннан соң концерт программасы планлаштырылган. Кичәнең хедлайнерлары Мәскәүнең танылган DJ Fenix һәм DJ Sebastian диджейлары булачак, сәхнәдә шулай ук Doratti кавер-төркеме чыгыш ясаячак.
«Космик Одиссея» уникаль төнге фристайл-тамашасы кичәнең кульминациясе булачак. Бу - гидрофлайдагы Россиянең иң көчле спортчылары катнашында судагы чын театр, дип хәбәр итә оештыручылар.
Ярышлар 8-нче сентябрьдә дәвам итәчәк, ярышлар 9.00 сәгатьтә башлана.
Чемпионатның программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.