В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйге 19-нчы февральдән 20-нче апрельгә кадәр биш яшь категориясе буенча узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). Теләге булган барлык казанлылар «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсына кушыла ала. Ул 19-нчы февральдән 20-нче апрельгә кадәр биш яшь категориясе буенча уза, аларның һәркайсында җиңүчене билгелиләр.
«Минем шәҗәрәм» конкурсы тарихи аңны формалаштыруга һәм патриотизм хисе тәрбияләүгә, шулай ук архив материаллары белән эшләүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Ярыш биш яшь категориясендә язачак: беренче төркемдә 1-4 сыйныф укучылары ярышачак, икенче төркемдә - 5-8 класслар, өченче төркемдә - 9-11 сыйныфлар. Дүртенче төркемдә 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары укучылары һәм бишенче төркемдә 18 яшьтән өлкәнрәк казанлылар көч сынашачак.
Конкурска бары тик индивидуаль тәртиптә генә башкарылган эшләр кабул ителә (беренче яшь төркемендә катнашучылардан тыш (1-4 сыйныфлар)). Җиңүче һәр яшь төркемендә билгеләнә.
Конкурста катнашу өчен муниципаль этапта электрон рәвештә яисә муниципаль район яки шәһәр округы Башкарма комитетының архив бүлеге (идарәсе) адресына почта аша гариза бирергә кирәк.
Тулырак мәгълүмат белән конкурс турындагы нигезләмәдә танышырга мөмкин.
«ТР Дәүләт архивы» ДБУ үткәрә торган конкурслар турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.