Еш кына алар инфекция һәм нитрат интоксикациясе китереп чыгара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). Казанлыларны иртә өлгерә торган карбызлар белән туклануның сәламәтлеккә куркыныч тудыруы турында кисәтәләр. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре аларның еш кына инфекция һәм нитрат интоксикациясе булдыруын билгеләп үтәләр.
Карбызның баллы йомшак өлешендә бзылу бактерияләре актив үрчи, бигрәк тә дөрес шартларда сакланмаганда . Элегрәк киселеп, бераз шиңә башлаган карбызны ашау тыела. Үзенчәлекле ис килү һәм әчү билгеләре күзәтелү карбызның бозылуы турында сөйли. Карбыз белән агулану сәбәпләре арасында әчи башлаган җиләкләрне куллану беренче урында тора.
Нитратлар белән агулану - шулай ук киң таралган проблема. Карбызлар тиз үссен өчен күп күләмдә азотлы ашламалар кулланалар. Нитратлар җиләкнең йомшак өлешендә туплана, ә кеше организмына эләккәндә, тукыма гипоксиясе китереп чыгара торган нитритларга әвереләләр. Ашлама кешенең хәле авыраюга сәбәп булырга мөмкин. Бигрәк тә иртә өлгерә торган карбыз куркыныч, шулай ук үсеш тизләткечләре кулланып үстерелә торган башка җиләк-җимеш һәм яшелчәләр дә сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.
Агулануның беренче билгеләре карбыз ашаганнан соң 5 сәгать эчендә барлыкка килә . Инфекцияле агулану вакытында күңел болгану, ашказаны спазмнары, косу, ашказанында авыртулар, диарея, баш авыртуы, хәлсезлек, шулай ук баш әйләнү күзәтелә. Нитратлы арбуз белән агуланганда симптомнар бераз аерыла: косу һәм диарея белән беррәттән кал массаларында кан барлыкка килү, аңны югалту һәм йөрәк эшчәнлегенең бозылу билгеләре хас. Өлкәннәр белән чагыштырганда балаларда интоксикация авыррак уза. Организмда сусызлык билгеләре – неврологик тайпылышлар һәм лайлалы тышчаларның корылыгы - кушыла. Вакытында табиб чакырылмаган очракта баланың хәле критик дәрәҗәдә булырга мөмкин.
Хәлнең начарая баруын тойгач та табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Карбыз белән бала яки йөкле хатын агуланса, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Шул ук вакытта бригада килгәнче ашказанындагы матдәләрне юдырып чыгарырга тырышырга кирәк. Моның өчен күп күләмдә сыеклык, иң яхшысы – бераз тоз салынган су эчәргә кирәк.
Шулай итеп, үзеңне эчәк инфекцияләреннән саклап калу өчен элементар санитар-гигиена кагыйдәләрен үтәү зарур: карбызны теләсә-нинди базарларда сатып алырга түгел, ә бакча культуралары сату өчен билгеләнгән, киртәләр белән бүлеп алынган, кояш нурларыннан һәм яңгырдан яхшы саклана торган махсус урыннардан алырга кирәк. Моннан тыш, карбыз һәм кавыннар 20 сантиметрдан да ким булмаган биеклектәге махсус поддоннарда сакланырга тиеш, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.