«Минем документлар» офислары 7-нче һәм 8-нче мартта эшләмәячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Күпфункцияле үзәк офислары Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә эш графигын вакытлыча үзгәртә.
6-нчы мартта, шимбә, офисларда казанлыларны гадәти режимда кабул итәчәкләр, әмма алар 7-нче һәм 8-нче мартта ял көннәрендә эшләмәячәк, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.
Бәйрәм уңаеннан, почта бүлекчәләре дә үзгәртелгән җәдвәл буенча эшләячәк, ә муниципаль парковкалар өч көнгә бушлай булачак.