В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көчле буран, җил һәм бозлавык 7-нче март киченә көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче март). 7-нче март кичендә, төнендә һәм 8-нче мартта көндез Татарстанда, шул исәптән Казанда, һава торышының кискен начараюы көтелә.
7-нче мартта 18.00 сәгатьтән 8 мартның 18 сәгатенә кадәр күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараю белән буран, 15-20 м/с.ка кадәр көчле җил булуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән көчле кар явачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.