В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар секундына 18 метрга кадәр көчле җил фаразлый
Фото: Денис Гордийко
Казанда җомга көнне болытлы булачак. Синоптиклар азрак кар һәм урыны белән буран фаразлый, күрү мөмкинлеге 12 км кадәр начарланачак. Төнлә җил секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк, һава температурасы -16..-18 градус тәшкил итәчәк. Көндез секундына 14 метрга кадәр җил көтелә, термометр баганалары -13..-15 градуска кадәр күтәреләчәк.