Күргәзмә кураторлары – Марк Григорьевич Крамаровский һәм Анастасия Николаевна Теплякова.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). 3-нче апрельдә «Эрмитаж-Казан» күргәзмә үзәгендә «Золотая Орда и Причерноморье. Уроки Чингисидской империи» күргәзмәсе ачылачак, ул Монгол империясе мәдәнияте белән, бигрәк тә Көнбатыш Евразиядәге иң зур күчмә халыклар дәүләте булган Җүчи олысы мәдәнияте белән таныштырачак.
Күргәзмәдә Монгол күчмә хлыкларының җайдак һәм шәһәр мәдәнияте предметлары, мәҗлес савытлары, зәркән бизәнү әйберләре, костюмнары тәкъдим ителгән. Архитектура декоры детальләренә һәм төрки-монгол көнчыгышының буддизм рәсем сәнгате образларына аерым урын бирелгән. Алтын Урданың нумизматикасы һәйкәлләре XIII-XV гасырдагы монгол дәүләтләренең берсендә акчалы хезмәт һәм акчалы сәясәт үсеше турында күзалларга ярдәм итә.
Күргәзмәдә Дәүләт Эрмитажы, Дәүләт тарих музее, Әстерхан тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Таврида үзәк музее, Бахчисарай тарихи-мәдәни һәм археологик музей-тыюлыгы, борынгы заманнарның Феодосий музее, Ялта тарихи-әдәби музее, Воронеж өлкәсенең Дәүләт тарихи-мәдәни мирас инспекциясе, Ш. Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү фонды, Беларусия Республикасы Милли тарих музее коллекцияләреннән барлыгы 600 экспонат тәкъдим ителгән.
Күргәзмә кураторлары – Көнчыгыш бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Марк Григорьевич Крамаровский һәм Дәүләт Эрмитажының Көнчыгыш бүлеге фәнни хезмәткәре Анастасия Николаевна Теплякова.
Күргәзмәнең эш режимы – сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (касса 17.30 сәгатькә кадәр эшли); җомга – 11.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр (касса 19.30 сәгатькә кадәр эшли). Дүшәмбе – ял көне, дип хәбәр иттеләр «Эрмитаж-Казан» үзәгендә. Күргәзмә 6-нчы октябрьгә кадәр эшләячәк.