В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай да шәһәрдә салкынча төннәр саклана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август). Казан һәм Татарстанда яшәүчеләрне соңгы җәйге җылы, яңгырсыз ял көннәре көтә. Ә төнге температуралар якынлашып килүче көз турында сөйли.
Киләсе ике тәүлектә ТР территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Киләсе төндә Казанда һава температурасы +12-14 градус тәшкил итәчәк, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Көндез 25 августта һава +20-22 градуска кадәр җылыначак, төньяктан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һәм көндез яңгырлар булмаячак.
Республика буенча 25 августка каршы төндә бераз яңгыр көтелә. Шимбә көндез явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә минималь температура +10-15 градус тәшкил итәчәк, көндезге максималь температура – +18-23 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Якшәмбе, 26 августта, явым-төшем күзәтелми. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +7-12 градус булачак, көндез максималь температура – +18-23 градус.
ТР Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, 23 августтан 31 августка кадәр Татарстан территориясендә урыны белән урманнарда 4 класслы янгыннар куркынычы саклана.