Бәйләү мәктәбендә бушлай дәресләр 15-нче майдан 29-нчы майга кадәр барачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). Казанда бәйләү мәктәбенә туплау бара – май аенда барлык теләүчеләрне дә кечкенә ыргак белән бәйләргә өйрәтәчәкләр. Дәресләрдә шәһәр халкына күз җыярга, панамка, модалы сумка һәм кием элементларының берсен бәйләргә өйрәтәчәкләр.
Дәресләр 15, 22 һәм 29-нчы май көннәрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Гаврилов урамы, 22 («Лада» яшүсмерләр клубы) адресы буенча узачак. Катнашу бушлай (843) 236-65-61 телефоны буенча алдан язылып кую мәҗбүри. Үзең белән теләсә нинди кечкенә ыргак һәм бәйләү җебе алып килергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, бәйләү мәктәбе апрель аенда эшли башлады. Аны «Изге эшләр көне» хәйрия фонды «40 игелек элмәге» халыкара клубы белән берлектә оештырды. Узган айда 15-кә якын кеше бәйләү энәләре белән бәйләргә өйрәнде, дип хәбәр итте «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды.