(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). 2-нче мартта Казанда скрапбукинг техникасында бәйрәм открыткасын ясау буенча бушлай мастер-класс узачак, анда теләгән һәркем катнаша ала.
Скрапбукинг - открыткалар, альбомнар, рамалар, интерьер предметлары ясау һәм бизәү буенча кул сәнгате төре. Эшләнмәләрне булдыру өчен төрле бизәү әйберләре – сәйлән, тасмалар, наклейкалар, чипбордлар һәм башкалар кулланыла.
Өлкәннәр аудиториясенә исәпләнгән мастер-классны Вахитов районы Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Диана Хисамова үткәрәчәк. Ул «Игелекле эшләр остаханәсе» проектын тормышка ашыру кысаларында «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды инициативасы белән үткәрелә.
Дәрес 15.00 сәгатьтә Калинин ур., 3 адресы буенча узачак. Катнашу өчен +7(843)236-65-61 телефоны буенча алдан язылу мәҗбүри, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.