В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен алдан теркәлү кирәк.
Фото: «Игелекле эшләр көне» фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче март). Бу айда «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында бушлай юридик консультацияләр узачак.
Шәһәрлеләр 21 нче март көнне торак законнарының нечкәлекләрен белә, аерым алганда, коммуналь түләүләр яки идарәче компания эше турында сораулар бирә алачак. Кабул итүне ТР ТКХ өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге белгечләре үткәрәчәк.
Гаилә хокук мөнәсәбәтләре, торак һәм җир хокукы буенча консультацияләр 24 нче мартта узачак. Казанлыларның сорауларына әлеге мәсьәләләр буенча эшләүче юристлар Наталья Веретенникова һәм Людмила Иванова җавап бирәчәк. Теләге булганнар алимент түләтү, милекне бүлү, хосусыйлаштыру, мирас һәм башка мәсьәләләр буенча консультация ала алачак.
ТР буенча Росреестр идарәсе һәм ТР буенча Кадастр палатасы юристлары 29 нчы мартта кабул итәчәкләр. Алар күчемсез милекне милеккә рәсмиләштерү, сатып алу-сату, бүләк итү килешүләрен төзү белән бәйле һ б. сорауларга җавап бирәчәкләр.
Барлык консультацияләр 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча узачак. Белгечләр янына килү өчен алдан +7(843)236-65-61 телефоны буенча язылырга кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» фондының матбугат хезмәте.