В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гражданнарны тематик кабул итү Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышлана.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
Шәһәрлеләрнең сорауларына ТР Прокуратурасы вәкилләре җавап бирәчәк. Белгечләр балалар хокуклары һәм аларны яклау мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирәчәк.
Гражданнарны кабул итү 16 нчы ноябрьдә 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Волгоград ур., 32 нче йорт, 412 нче кабинет адресы буенча узачак, дип хәбәр итә районнар администрациясе матбугат хезмәте.
Киров һәм Мәскәү районнары
18 нче ноябрьдә ТР Прокуратурасы вәкилләре казанлыларга балалар хокуклары, опека, попечительлек, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча киңәш бирәчәкләр.
Район администрациясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәрлеләрне Восстание ур., 82 адресы буенча 9:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр. Тулырак мәгълүматны +7(843)223-29-99 (өст. 3605) телефоны аша белешергә була.
Вахитов һәм Идел буе районнары
Опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре 18 нче ноябрьдә ятим балаларга, аларның законлы вәкилләренә, тәрбиягә алынучы кандидатларга һәм бала алучыларга консультация бирәчәкләр.
Халыкны опека һәм попечительлек бүлегендә 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Ипподром урамы, 14 нче йортта, 4 нче һәм 5 нче кабинетларда кабул итәчәкләр. Белгечләргә сорауларны шулай ук +7(843)223-21-11 телефоны аша бирергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр район администрациясендә.
Татарстанда балаларга хокукый ярдәм көне 2013 елдан бирле һәр ноябрьдә үткәрелә. Гадәттәгечә республика муниципаль берәмлекләрендә балалар хокуклары һәм аларны яклау, опека һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча лекцияләр һәм семинарлар, шулай ук ятим балаларга, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә тәрбиягә алырга теләүче кешеләргә, уллыкка алучыларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның законлы вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чаралары оештырыла.