В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юрист аерылышу, милек бүлү, балалар һәм алиментлар турындагы бәхәсләргә һәм башкаларга бәйле сорауларга җавап бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). 28-нче февральдә казанлыларга гаилә мәсьәләләре буенча бушлай консультация бирәчәкләр.
Гаилә-хокукый бәхәсләр буенча юрист Наталья Веретенникова аерылышу, милек бүлү, никах килешүе, балалар һәм алиментлар турындагы бәхәсләр, ата булуны билгеләү һәм башка сорауларга җавап бирәчәк.
Юристлар 28-нче февральдә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Калинин ур., 3 адресы буенча урнашкан «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында кабул итәчәк. +7(843)236-65-61 телефоны буенча алдан язылырга кирәк, дип хәбәр итә хәйрия оешмасы матбугат хезмәте.